Әлмәтлеләрне «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар

Һәр ноктада волонтерлар кизү торачак һәм махсус пакетлар өләшәчәк.

24 майда иртәнге 7дән Әлмәттә «Эшкә велосипедта» дигән акция узачак. Шәһәр урамнарында 5 нокта оештырылачак, акциядә катнашучыларга махсус пакет тапшырылачак.

«Кич белән дә өйгә велосипедта кайтырга», - дип шаяртты Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында.