Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар 24 һәм 25 майда яңгыраячак

Быел район 3321 укучыны зур тормыш юлына чыгара.

Шуларның 832 унберенче сыйныфны һәм 2489 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар. Тантаналы линейкаларга ата-аналар, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм мактаулы кунаклар киләчәк.

Иртәгә беренче БДИ-2024 узачак: чыгарылыш укучылары әдәбият, география һәм химия буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Унберенче сыйныф укучылары өчен барлык имтиханнар 21 июньдә (резерв көннәрне исәпкә алып) тәмамланачак.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар (ОГЭ) 21 майда старт алды. Беренче булып чит телләрдән имтихан тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса