Әлмәттә хуҗасыз этләрне махсус приютка урнаштырдылар
Рейд нәтиҗәсендә Промышленная һәм Ленин урамнарында, шулай ук Тихоновка һәм Новотроицкое авылларында 16 йортсыз эт тотылган.
Узган ялларда Әлмәт районында хуҗасыз этләр ауланды.
Этләрне хайваннар өчен махсус приютка җибәргәннәр. Анда тотылган затлар вакцинация һәм стерилизация процедурасын уза. Этләр приютта уртача 35 көн дәвамында булачак.
Закон нигезендә, хуҗалары булмаган, мотивлаштырылмаган агрессивлык күрсәтмәгән хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кайтаралар.
Исегезгә төшерәбез, хайваннарның хуҗасыз булуы турында мәгълүматны 8(8553)31-28-47 телефоны буенча тапшырырга мөмкин.
Заявкада хайванны үзегез күргән урынны, аның тасвирламасын һәм билгеләрен күрсәтегез, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа