Әлмәтлеләрне юка бозга чыккан өчен штрафлар турында кисәттеләр
Әлмәттә коткару хезмәтенә боз өстендә йөрүче яшүсмерләр турында хәбәр килә.
112 ашыгыч хезмәтенә ике яшүсмернең Әлмәт шәһәр сусаклагычы бозында йөрүе турында хәбәр килә. Бәхеткә, коткаручылар ярдәме кирәк булмый. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итте.
«7 см калынлыктагы бозга чыгуны законнар белән тыю бар. Әлеге хокук бозу өчен гражданнарга кисәтү ясалырга яки 1500 сумнан 2000 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин», - дип хәбәр итә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа