Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан Күп функцияле үзәге башлыгы чит ил паспорты алуга кагылышлы киңәшен бирде

Татарстанның Күп функцияле үзәге быел, техник сәбәпләр аркасында, биометрик чит ил паспортлары бирүне туктатты.

Иске үрнәктәге документларны рәсмиләштерү өчен гаризалар гадәти режимда кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Бездә биометрик үрнәкле тугыз аппарат бар, алар республиканың эре шәһәрләрендә тора. Алар хезмәт күрсәтелү өчен оешмада булды, бу оешма криптокабиналарга техник хезмәт күрсәтү өчен гариза бирмәгән. Шуңа күрә криптокабиналар хәзер эшләми. Хәзерге вакытта Икътисади үсеш министрлыгы белән эш алып барыла, аңа барлык төбәкләрдән дә шундый ук шикаятьләр килә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бу җәйдә чит ил паспортларын бирү белән бәйле хәл июнь аенда Казанда Чехов урамында булган Миграция мәсьәләләре бүлеге урнашкан йортта янгын чыгу сәбәпле дә катлаулы.

«УФМС шулкадәр күп кешене кабул итәргә өлгерми. Бездә биометрик паспортлар бирү әлегә туктатылган. Иске үрнәктәге паспортлар ясау өчен гаризалар барлык офисларда да кабул ителә, аларны ясау вакыты бер ай тәшкил итә», – дип өстәде Ленара Мозаффарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса