Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт коткаручылары кисәтә: су коену сезоны әле ачык түгел

Хәзер шәһәр күлендә су коену тыела - бу куркыныч булырга мөмкин.

Пляж сезоны ачылуга бер атнадан артык вакыт кала, ләкин шәһәр пляжында ял итүчеләр көннән-көн күбрәк. Атна ахырына кадәр синоптиклар Әлмәттә ким дигәндә 30 градус эсселек вәгъдә итә. Ел саен коткаручылар өчен эссе һава торышы аерым игътибар чоры. Республикада суда өч үлем очрагы теркәлгән инде.

Коткаручылар профилактик әңгәмә алып бара.

– Пляжда ял итү яки кояшта кызыну тыелмый, ләкин балалар суга керсә – алар белән олылар булырга тиеш,-дип аңлата Әлмәт эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.

Татарстан сулыкларында өч бәхетсезлек очрагы инде теркәлгән. Тукай һәм Биектау районнарыннан һәм Казаннан кайгылы хәбәрләр килде. 7, 15 һәм 18 яшьлек суга батучылар билгеләнмәгән урыннарда су коенганнар. Җирле коткаручылар әйтүенчә, су бик салкын булган.

- Су коену сезоны рәсми рәвештә ачык түгел-су коену тыела. Коткару посты да, башка куркынычсызлык чаралары да юк, - дип кисәтә Фәсхетдин Сыраев.

Барысы да 1 июньдә булачак. Су коену сезоны башлангач, шәһәр пляжында манара куелачак, ә коткаручылар күлне көймәләрдә карап чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса