Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сезнең батырлык гасырларда яшәр!

Адәм баласы үткәннәрдән башка яши алмый. Кемнәрдер үзенең хәтер сандыгындагы ядкарьләрне барлау белән генә чикләнсә, кайсылары тарихи-истәлекле урыннарга, музейларга йөри.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Түбән Абдул авыл җирлеге үзидарәсе, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре катнашында «Сезнең батырлык гасырларда яшәр!» дигән чара узды.

Дүрт сугышны һәм дүрт буынны очраштыручы чарага Бөек Ватан сугышы чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, әфган һәм чечен сугышы ветераннары, Украинадагы хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре һәм Елховой урта мәктәбе укучылары килгән иде.

Бәйрәмне Түбән Абдул авыл Советы башлыгы Равил Юнысов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Ватанга намуслы хезмәт итүче авылдашлары белән горурлануын әйтте.

Авылның имамы Нурислам хәзрәт сугышларда илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбыз рухына Коръән укып, бүген бара торган сугышларның хәерлесе белән тәмамлануына һәм анда булган барлык сугышчыларның да (кайсы милләттән булуына карамастан) исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтулары өчен дога кылды.

Кичә барышында батырларыбыз өчен җырлар яңгырады, Елховой урта мәктәбе укучысы Алсу Әх-мәдова йөрәк түренә үтеп керердәй итеп шигырьләр укыды.

Авылның ветераннар советы рәисе Рәйсә Фаварисова батырларыбыз турында җылы сүзләр әйтте. Музейда «Сугыш даны тактасы» ачылды. 

Кичә барышында укучылар әфган һәм чечен сугышы ветераннарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, матур әңгәмә кордылар. Ветераннар үзләре белән булган төрле хәлләрне, күкрәкләрен бизәп торучы батырлык медальләрен ничек алулары, андагы җирле халык белән булган дустанә мөнәсәбәтләре, сугыш кырында иптәшләрен коткарулары, нинди дәрәҗәләргә ирешеп кайтулары турында сөйләделәр. «Догада торырга кирәк, мондый очракта әни догасы гына ярдәм итә, күз яше белән ярдәм итеп булмый», - диделәр ветераннар бүген Украина сугышында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә. Ветераннарның шушы әңгәмәсе әти-әниләр күңелендә өмет чаткысы кабызды.

Чара ахырында музей җитәкчесе Мәдинә Газизова катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, музей хезмәткәрләре үз куллары белән ясаган сувенирларны һәм «Әлмәт таңнары» газетасының беренче мөхәррире, авылдашыбыз Әсгать Салаховның «Көт мине» китабын бүләк итте.

Мәдинә Газизова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса