Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

"Әлмәт таңнары"ннан яңа китаплар алу мөмкинлеге бар

Хөрмәтле укучылар! «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән сезнең игътибарга тагын бик кызыклы ике китап тәкъдим итәбез.

Китап уку бит ул тәмле ризык ашаган кебек. Аның үз ләззәте бар. Буяу исләре аңкып торган яңа китап рухи ял бирә, дөньяга карашыңны үзгәртә.

Заманында классик язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның табиблар язмышын яктырткан «Ак чәчәкләр» романы бөтен татар укучысының өстәл китабына әйләнгән иде.

Бүгенге укучыга үзе дә һөнәре буенча табиб булган Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» исемле повесте да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Әсәр авыл табиблары тормышы турында. Казан кызы, яшь табиб Гөлшат Равилевнаның үз теләге белән авыл хастаханәсенә эшкә килүе гайре табигый күренеш. Әле әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу калдыра. Хезмәтенең беренче елында башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихы мавыктыргыч детальләр белән үрелеп бара. Табиб хезмәтенең бөтен нечкәлекләре, андагы җаваплылык һәм кешеләргә ярдәм кулы суза алуыңнан җан рәхәте кичерү мизгелләре авторга ят түгел. Әлеге һөнәр ияләренең тормыш һәм яшәү рәвешләре белеп, йөрәк аша уздырып тасвирланган. Автор әсәрен хатынына һәм кызына багышлаган.

Зиннур Хөсниярның «Зөләйха кыйссасы» гадәти генә авыл кызының шәһәр мохитында юлдан язуы хакында. Юк, юлдан язганнарны укып арыдык инде димәгез. Беребезнең дә балабыз имансыз, юлдан язган булып килми бу фани дөньяга. Нишләп соң бу дөнья татар кызларын уйнашчы кызларга әйләндерә?

«...Әтинең якын дустының җиткән кызын, мәктәп тәмамлаганнан соң, авылда эш булмагач, калага чыгып китеп, начар юлдан китәргә мәҗбүр иткәннәр дип ишеттем. Әтинең дусты Гарәфи абзыйның күз яшьләре белән елаганын үзем күрдем. Шок булды, тетрәндем бик каты. «Зөләйха кыйссасы»н язуга бу да зур этәргеч булды.

Реклама

Гарәфи абзыйның ул кызын кечкенә чагыннан белә идем. Шулчаклы да чибәр, сылу кыз бала! Чын татар кызы иде инде!.. Мин аны әсәрдә «Зөләйха» исеме белән атадым». «Үзем өчен» дип атаган сүз башында автор шундый аңлатма биргән.

Аңлагансыздыр, Зөләйха уйдырма образ түгел. Аның чын прототибы бар. Әсәр басылып чыкканнан соң, әтисенең үлемендә Зиннур Хөсниярны гаепләп, «героиня» аның электрон почтасына хатлар да яудыра.

 

Кызык бит. Укып карагыз әле! Китапларны редакциядән сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 32-59-76.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса