Реклама
Тормыш - яшәеш
Әлмәт бердәмроссиялеләре йортсыз хайваннар өчен приютка ярдәм иттеләр
Бигрәк тә кышкы көз, кыш көннәрендә урамнарда сукбай хайваннар күбәя, бу - безнең җәмгыять проблемасы һәм аны хәл итәргә кирәк.
Әлмәт бердәмроссиялеләре әлеге мәсьәләне контрольдә тоталар, зоояклаучылар белән актив хезмәттәшлек итәләр һәм халыкта йорт хайваннарына карата җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар уздыралар.
"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе, "Бердәм Россия" волонтерлык үзәге активы һәм яшьгвардиячеләр чираттагы тапкыр хуҗасыз хайваннарга ярдәм күрсәттеләр. Акция кысаларында Әлмәт бердәмроссиялеләре хайваннар өчен "Кошкин дом" приютына азык, макулатура һәм башка кирәк-яракларны тапшырдылар.
- Урамнардагы хуҗасыз хайваннар проблемасын йортсыз хайваннарга җаваплы караш белән хәл итеп була. Безнең дусларыбыз турында кайгыртучы, вакыт һәм көчләрен кызганмыйча, аларга үзләренең мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын биреп, приютларны тотучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова.
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа