Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре "Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте"ндәгеләр белән очрашты

Тыңлаучыларны республикада һәм районда юл-транспорт һәлакәтләренең статистикасы белән таныштырдылар.

 «Юл хәрәкәте иминлеге»нең профилактика бүлеге хезмәткәрләре Рафигуллина Лилия Мөнир кызы, Кухаркин Дмитрий Петрович һәм муниципаль хезмәтнең баш белгече Демьянова Ләйсән Нурсәгыйт кызы «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте» Әлмәт филиалы вәкилләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.


Тыңлаучыларны республикада һәм районда юл-транспорт һәлакәтләренең статистикасы белән таныштырдылар, фикер алышу өчен видеофильм күрсәттеләр. Җәяүлеләрнең, пассажирларның һәм машина йөртүчеләрнең типик хаталарын билгеләделәр, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләре өчен дә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юлларда яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклегенә аерым басым ясалды. Шулай ук шәһәрнең транспорт инфраструктурасын оештыру буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нинди уңайсызлыклар булуы һәм гражданнарны борчыган башка проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса