Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 1 октябрьдә башланып киткән Өлкәннәр декадасы дәвам итә

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 46 меңнән артык өлкән кеше гомер кичерә.

Алар бүген җитәкчеләрдән, депутатлардан, яшьләр, профсоюз оешмалары вәкилләреннән һәм социаль яклау хезмәткәрләреннән тәбрикләүләр кабул итәләр.

Авыл җирлекләрендә, предприятие-оешмаларда исә тантаналар үткәрү графикларын алдан ук эшләп куйганнар иде инде. Таҗлы вирус белән хәл начараю сәбәпле, чаралар санын киметү турында карар да кабул ителде. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзе белдергән иде. «Шулай да, чикләүләргә карамастан, шәһәр һәм районның бер генә өлкән буын вәкиле дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел», – дип ассызыклады ул.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә Әлмәттә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, анда пенсионерлар арзан бәяләрдән фермер продуктларын сатып алалар. Мәктәп укучылары, студентлар авылларда ялгыз өлкәннәргә уңыш җыю һәм ишегалды территорияләрен җыештыруда ярдәм итәләр.

Нефтьчеләр башкаласында озак яшәүчеләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Юбилярларны котларга район башлыгы Тимур Нагуманов, депутатлар, ветераннар советы вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр үзләре килде. Өлкәннәр көне алдыннан гына үзенең 100 яшьлек юбилеен Любовь Козлова билгеләп узды. Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига апа Шәйдуллинага исә 108 яшь тулды. Әйтергә кирәк, ул Татарстанда булган озын гомерле ак әбиләр арасында иң өлкәне. Зәрига апа егерменче гасыр башында патша чорында туган кеше. Ул туганнан соң бер ел узгач, беренче Бөтендөнья сугышы башланган. Зәрига апа мәдрәсәдә белем алган, гомере буе колхозда хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елларында кичергән авырлыкларны үзе иҗат иткән бәетләрендә чагылдырган. Бүген ул балалары, 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы өчен куанып, аларның тәрбиясендә матур гына гомер кичерә.

Йөз яшен тутырган Любовь Козлова Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул Сталинград фронтында булган, хәрби прокуратурада сәркатип вазифасында хезмәт куйган. 1943 елны аны хуҗалык эшләре буенча җаваплы хисапчы итеп билгелиләр. Җиңүне Берлин янында каршылый. Отставкадагы лейтенант. Әлмәткә сугыштан соң күчеп килгән. Тормыш иптәше белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бер оныгы, өч оныкчыгы бар. Бу ике ханымнан да көчле энергия ташып тора. Зәрига апа белән Любовь Козлова – күпләргә үрнәк булырлык өлкән буын кешеләре. «Озын гомер – безгә иң зур бүләк, тормышның ямен күрә белеп, шатланып яшәргә кирәк», – ди алар.

Чыннан да, өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Шуңа күрә дә аларны хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Картлык барчабызга да киләсе, шул хакта онытмыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса