Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тавык өчен штраф

Бакча участокларында хәзер авыл хуҗалыгы хайваннарын, шул исәптән, тавыклар тоту тыела. Россия Югары суды шундый карар кабул итте.

Халыкны әлеге карар бөтенләй аптырашта калдырды. Әйе, узган ел башланып киткән пандемия чорында халык дачаларга кайтып, табигать хозурына бирелде-бирелүен. Үз өем – үз көем, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Берәүләр фатирларында дүрт стена эчендә бикләнеп ятканда, икенчеләр дачаларда мунча ягып, бакчада саф һавада җир эшләрен башкарып, яшелчә-җимеш утыртып «рәхәтләнделәр». Күпләр шунда мал, кош-корт асрау белән дә мавыгып китте. Ә хәзер инде авыл хуҗалыгы хайваннарын, шул исәптән кош-кортларны шәхси хуҗалыкларда гына тотарга була.

Тик шунысы кызык, Россия Югары суды күптән түгел генә үзе шушы участокларда торак йортлар салу мөмкинлеген карады бит. Шулай булгач, ник йортта кош-корт асрарга ярамасын соң? Бу карарлар бер-берсенә капма-каршы килә түгелме? Ә нигәдер бал кортлары асрарга ярый. Әмма башта күршеләр белән килешергә кирәк.

Халыкка нишләргә соң? Максатчан файдаланмаган өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф каралган хәзер. Уйланырга җирлек бар. Кешеләргә бакчада нинди төр җиләк-җимеш утыртырга ярый яки ярамый икәнен дә билгели башласалар, халык гаҗәпләнмәстер, мөгаен.

Төптән уйламыйча кабул ителгән әлеге башбаштаклык турында бүген бакчачылар дәррәү кубып гәпләшә. Бәлки бу уңайдан дәүләт күләмендә бер акыллы карар кабул ителер әле, дигән фикер дә бар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса