Утрауда калган әлмәтлеләрне коткаручылар коткарган
5 майда ТР Эзләү-коткару хезмәтенең 5 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары гаилә робинзонадасын булдырмый калганнар.
3 майда Әлмәттән килгән ял итүчеләр Кама Аланы тирәсендә Кама елгасының сул як ярына туктарга уйлый. Ял итүчеләр машиналарын ярда калдырып һәм көймәдә Мамадыш районының Вандовка авылы каршындагы Кама елгасындагы исемсез утрауга китәләр.
Әмма, 5 майда, көймә моторы ватылу сәбәпле, туристлар кире китә алмый. Көчле җил, Камада чыккан зур дулкыннардан куркып әлмәтлеләр коткару хезмәтен чакырткан.
Килгән коткаручылар ике рейста утраудан ике ир-атны (45 һәм 26 яшь), өч хатын-кызны (42 яшь, 24 яшь һәм 19 яшь) һәм ике егетне (18 һәм 16 яшь) эвакуацияләгәннәр.
Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа