Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә торак йортларга җылылык бирү көне билгеле

Мәктәпләргә һәм хастаханәләргә, шулай ук мәгариф учреждениеләренә, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектларына җылылык бирү 4 октябрьдә үк башланды инде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов җылыту сезоны 9 октябрьдә башланачагын хәбәр итте.

Ә муниципаль берәмлекнең барлык торак йортларына җылы бирү 9 октябрьдә башланачак дип көтелә. Йортлар барысы да җылыйөрткечләрне эшләтеп җибәрүгә әзер, объектларга әзерлек паспортлары инде алынган.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, моңа кадәр җылылык челтәрләренең югары дәрәҗәдә таушалган булуын ассызыклап билгеләп үтеп, җылыту сезонының өзеклекләрсез башланачагына өмет белдерде.

Барлык котельныйлар да берничә көн дәвамында эш режимына керәчәк. Суыклар башланып киткәнче иң беренче чиратта шәһәрнең социаль объектларына җылылык бирелгән булуы зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса