Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 2025 елда 5,73 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана

Узган ел тулай төбәк продукты күләме 5 730,0 млрд сум булган.

Тулай төбәк продукты күләме, бәяләүләр буенча, 2025 елда 5 730,0 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Казанда Татарстан икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 102,9% үсеш темпы белән 5,73 триллион сумнан артып китте», – дип хәбәр итте министр.

Татарстан икътисады үсешенә төп өлешне эшкәртү производстволары, беренче чиратта нефть химиясе һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тәэмин итте. Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменә керткән өлеше 20% тан артып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса