Татарстанда Ураза бәйрәмен 20 мартта билгеләп үтәләр
Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә.
Мөселманнар Ураза бәйрәмен 20 мартта билгеләп үтәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Гает намазының кайчан һәм кайда үткәрелүе турындагы мәгълүматны соңрак игълан итәчәкләр.
Быел изге Рамазан ае кояш баегач 18 февральдә башлана. Уразаның беренче көне 19 февральгә туры киләчәк. Ул 29 көн дәвам итәчәк һәм 19 мартта тәмамланачак.
Бу чорда мөселманнар көндез ашау - эчүдән тыелып торалар, өстәмә догалар укыйлар, гыйбадәт кылуга һәм изге гамәлләргә күбрәк игътибар бирәләр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia