Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда авария аркасында троллейбуслар һәм трамвай туктаган

Авария Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә була.

Казанда Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә контакт челтәре зарарланган. Шуңа бәйле рәвештә 5, 9 һәм 12 нче троллейбус маршрутлары, шулай ук 4 нче трамвай маршруты хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Урында Метроэлектротрансның авария хезмәте эшли. Хәрәкәтне торгызу вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Халыктан  маршрутларны планлаштырганда үзгәрешләрне исәпкә алуны сорыйлар һәм китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәләр.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса