Татарстанда 35 мәктәптә агротехнология классы ачылачак
2025 елда мондый сыйныфлар 14 район мәктәбендә ачылган.
2026 елда Татарстанда республиканың 16 районы мәктәпләрендә 35 яңа агротехнология сыйныфы ачылачак.
Бу хакта фермерлар ассоциациясе съездында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу адым «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты составына керүче «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Максат-табигый фәннәр һәм төгәл дисциплиналарны тирәнтен өйрәнеп, профильле белем бирүнең заманча моделен кертү.
2025 елда мондый сыйныфлар 14 районның 20 мәктәбендә эшли башлады инде. Яңа модель мәктәпләр, аграр көллиятләр, югары уку йортлары һәм булачак эш бирүчеләр арасында тыгыз хезмәттәшлекне күздә тота.
Агротехнология сыйныфлары Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары мәктәпләрендә барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia