Кар яву сәбәпле Казанда 13 бистәдән мәктәп автобуслары булмады
Уңайсыз һава шартлары аркасында республика дәүләт автоинспекциясе федераль трассалар аша узучы мәктәп автобусларының чыгуын туктатты. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Казанда Кече Дәрвишләр, Колсәет, Иске Победилово, Аки, Чебакса, Краснооктябрьский, Крутушка, Щербаковка, Новониколаевский, Привольный, Вознесенское, Иске спорт һәм Көнчыгыш районнарыннан маршрутлар туктатылды.
Чикләүгә балаларны шәһәрнең 20 мәктәбенә һәм лицейларына илтүче автобуслар эләккән.
Казанда бер тәүлектә айлык явым — төшем нормасының 35% ы яуган, гыйнвар башыннан-инде 145%. Урамнарны җыештыруга йөзләгән берәмлек техника һәм юл эшчеләре чыккан.
Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга һава торышы начар булганда елга чыгудан баш тартырга киңәш итә. Шул ук вакытта федераль трассаларда элек кертелгән чикләүләр алынды. Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлы һава торышы начар булу сәбәпле ябык кала. Иртән ТР башкаласында кар яву сәбәпле бөкеләр 9 баллга җитте. Шәһәрдә кайбер автобуслар хәрәкәтен туктаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia