Татарстанда сатуга 1955 елгы «Победа» совет автомобиле куелган, аның йөреше 55 мең чакрым, бәясе 3,9 миллион сум.
Махсуслаштырылган сайтларның берсендә бастырылган белдерүдән күренгәнчә, "Победа" ватылмаган. Аның 70 елдан артык тарихында ПТС буенча нибары ике хуҗасы бар. Шул ук вакытта автомобиль йөри, дип яза «Татар-информ».