Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда сөт җитештерү рекорды: 2,37 млн тоннаны үтте

Татарстан 2025 елда беренче тапкыр сөт җитештерү күләмен 2 миллион 370 мең тоннага җиткерде. Узган елга караганда бу күрсәткеч 3,6%ка артты.

Татарстан 2025 елда сөт җитештерүдә тарихи рекорд куйды – беренче тапкыр 2 млн 370 мең тонна чикләрен үтте. Җитештерү күләме 2024 ел белән чагыштырганда 82 мең тоннага (3,6%) артты. Сыерларның уртача продуктивлыгы 8830 кг тәшкил итте, бу да узган елга карата яхшырды.
Республика эре агрохолдинглары һәм уңышлы фермер хуҗалыклары ярдәмендә үзенең сөт сәнәгатен үстерә. Сөт җитештерүне арттыруда яңа комплекслар төзү, азык әзерләү үзәкләрен ачу кебек факторлар зур роль уйный.
Бүген Татарстан төп азык продуктлары, шул исәптән сөт белән, тулысынча үз ихтыяҗларын каплап, нормадан күпкә югарырак күләмдә җитештерә. Бу күрсәткечләр республиканың азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса