Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

2 декабрьдә Мәскәүдә Татарстанга багышланган күргәзмә уза

«Россия» күргәзмәсе Мәскәүдә уза.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышларын  сөйләде һәм барысын да «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды. Күргәзмә Мәскәүдә уза. Күргәзмә-форумның рәсми телеграм-каналында видео белән танышырга мөмкин.

«Татарстан — Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть чыгару һәм нефть химиясе үсеш алган. Без — зур сәнәгать төбәге. Республиканың танылган брендлары — «Татнефть», «КАМАЗ», Казан авиация заводы (КАЗ). Без вертолетлар һәм кораблар җитештерәбез. Иң яхшы икътисади зоналарның берсе — «Алабуга» Татарстанда урнашкан», — дип сөйли республика җитәкчесе.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә уза. Рөстәм Миңнеханов бу көнне барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты.

Күргәзмә экспозицияләре Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең биш локациясендә ачылачак. АндаТатарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә. Керү бушлай.

Чараны рәсми ачу тантанасы 75 нче павильонның А залында планлаштырылган.

  • «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Әлеге форумда Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлыклар һәм оешмалар казанышлары күрсәтелә. Күргәзмәгә шулай ук Россия Президенты Владимир Путин да килер дип көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса