Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Ветераннарның «Балкыш» фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак

Фестиваль 3 этаптан торачак.

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты әгъзасы Эльмира Зарипова, директор урынбасары – «Татарстан» ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы, «Балкыш» фестиваленең жюри әгъзасы Тәүфыйк Сәгыйтов, «Гармония» халык вокаль ансамбленең һәм Әлмәт районы пенсионерларының җирле оешмасы каршындагы ветераннар җыелма хоры җитәкчесе Галина Бибанина катнашты.

 

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Искәртеп үтәбез, ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уза. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.

«Районнарда сайлап алу турлары инде башланып килә дияргә була. «Балкыш» Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән яшьтәге кеше кушыла. Былтыр безнең бердәнбер район катнашмый калган иде. Ул да булса, Алексеевск районы. Быел алар да кушылды. «Балкыш»та быелга кадәр йөз меңнән артык өлкән яшьтәге кеше катнашкан дип исәпләнә. Бу бик сөенечле күрсәткечләр. Быел да зур планнар белән, хәерле сәгатьтә, сигезенче фестивальне ачып җибәрдек», – диде Хәбир Иштирәков.

 

Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков

Быел узган елгы кимчелекләр төзәтеләчәк. Районнарга муниципаль турны да үткәрергә туры киләчәк. Шулай ук фестивальнең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков узган елларда катнашкан катнашучылар да катнаша ала дип белдерде.  Бердәнбер шарт – катнашучы пенсия яшендә булырга тиеш.

Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.

Киләсе этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу ла

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса