Татарстанда эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды
Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә.
Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.
Хәзерге вакытта популяр сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтә торган дүрт укыту программасы бар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Алар:
Ozon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
Wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
Яндекс.Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер;
KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.
Белем бирү курсы 18 сәгатьтән тора. Курс вакытында теге яки бу маркетплейсның эш үзенчәлекләренә төшенергә; шәхси кабинет ачарга; товар карточкаларын, атама һәм тасвирламаны SEO-оптимальләштерү белән, ягъни эзләү системаларына яраклаштырып язарга; маркетплейслар белән эшләүнең төп логистик модельләрен белергә; маркетинг коралларын кулланырга; эшне автоматлаштырырга; эчке аналитика һәм хисаплар белән эшләргә һ.б. өйрәтәләр.
Уку нәтиҗәләре буенча аттестация узучыларга квалификацияне күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә. «Эшмәкәрләр үзләре укый яки хезмәткәрләрен квалификация күтәрергә җибәрә ала», – ди ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.
Әлеге белем бирү программасында Татарстан территориясендә теркәлгән эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә заявка җибәрергә кирәк. Гариза бирү буенча инструкцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://cli.co/JPEK6R2
2021 елда «Минем бизнес» үзәгенең квалификация күтәрү программасында 200дән артык эшмәкәр һәм аларның вәкилләре катнашкан.
Эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм бушлай белем бирү программалары РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа