Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда «Хәтер бакчасы» агач утырту акциясе узачак

Ул дүртенче тапкыр үткәрелә.

29 апрельдә Казанда һәм Бөгелмә районында «Хәтер бакчасы» акциясе башлана. Вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә.

Акциядә катнашучылар фронттан кайтмаган батырларга, туганнарына һәм якыннарына багышлап агачлар утырта ала. Казанда акция 10.00 сәгатьтә башлана һәм өч мәйданчыкта була. Алар - Лаеш районының Тарлаш авылы, Биектау районында Шушар авылы һәм Каменка шифаханәсе бистәсе янында. Бөгелмә шәһәрендә һәм балалар паркында һәм Ленин урамындагы Айдын паркында, шулай ук Карабаш шәһәр тибындагы бистәдә дә агач утырту урыннары әзерләнгән.

Акция турында тулырак  Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Хәтер бакчасы» акциясе сайтларында танышырга мөмкин.

«Хәтер бакчасы» акциясе республикада инде дүртенче тапкыр узачак. Барлык республика халкын акциягә кушылып, батырлар хөрмәтенә агач утыртырга өндибез. Тарихи мәгълүматларга караганда, фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына 378 мең татарстанлы әйләнеп кайтмаган», - диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Акция кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса