Татарстан журналистлары #МойГеройМояСемья онлайн-флешмобын оештырды
Акциядә республиканың һәр кешесе катнаша ала.
Татарстанда #МойГеройМояСемья флешмобы башланды. Моның өчен катнашучыларга ВКонтакте социаль челтәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан гаилә геройларының батырлыклары тарихларын бастырып чыгарырга тәкъдим ителә.
Хикәяләрдә геройларның төп батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләү мөһим. Постларда сугышта катнашучыларының фотоларын куллану хуплана. Бу флешмоб белән «Татмедиа» журналистлары «Онлайн үлемсез полк» акциясен киңәйтергә тәкъдим итә.
Акциядә катнашу өчен сезнең геройның ВКонтактеда тарихын бастырып чыгарырга һәм #мойгероймоясемья хэштегын куярга кирәк.
Бөек Ватан сугышы чорында туганнарыгызның тормышы турында уникаль фактлар Җиңү көне алдыннан Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары битләрендә басылып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа