Татарстан бер ел эчендә Стратегия-2030 буенча социаль өлкәгә 100 млрд. сум юнәлтте
2015 елдан башлап Татарстанның үсеше 2030 Стратегиясе белән билгеләнә.
Татарстан 2021 елда Стратегия-2030 кысаларында республиканың социаль өлкәсен үстерүгә 100 млрд. сум тирәсе акча күчерде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Төп максатлар — кеше капиталын үстерү, социаль инфраструктура булдыру, уңайлы мохит формалаштыру. Узган ел бу максатларга, социаль объектларга, юлларга 100 миллиард сумга якын инвестицияләр юнәлтелгән, диде ТР Президенты.
Татарстан 2015 елдан бирле Стратегия- 2030 кысаларында үсә. Һәм ул елдан-ел үзгәрешләрне исәпкә алып тулыландырыла. Шулай итеп, 2019 елда ул илкүләм проектлар белән тулыланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа