Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанстат: Исәпкә алучыларның 70% бөтенросиия халык санын алу алдыннан Covid-19дан вакцинация узды

Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында 1 октябрьгә 70%тан артыгы коронавируска каршы прививка ясаткан яки авырган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

"Росстат тарафыннан халыктан мәгълүмат җыю вакытында яңа коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау буенча Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәү тәэмин ителде. Сораштыруда катнашкан затлар битлекләр, перчаткалар белән җиһазландырылачак һәм яңа коронавирус йогышы куркынычын профилактикалау буенча тәкъдимнәр белән танышачак", — дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, бөтенроссия халык санын үткәрү буенча республика комиссиясенә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына шәхси контрольгә алырга һәм халыктан мәгълүмат җыюга җәлеп ителә торган затларны вакцинацияләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Булачак халык санын алу турындагы мәгълүмат, шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркынычын профилактикалау өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат администрациянең рәсми сайтларында бастырылырга тиеш, дип өстәде докладчы.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса