Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Ике атна эчендә татарстанлылар «Мобиль сайлау» технологиясенә 3 меңнән артык гариза тапшырган

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә фактта урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә.

Документлар кабул ителә башлаганнан бирле ике атна дәвамында «Мобиль сайлау» технологиясе буенча сайлауларда катнашу өчен 3,3 меңгә якын татарстанлы гариза биргән. Шул ук вакытта гаризаларның күбесе федераль дәүләт хезмәтләре Порталы www.gosuslugi.ru аша бирелгән. Якынча 3000 кеше үз урнашу урыны буенча сайлауларда катнашырга теләк белдергән. Калган татарстанлылар тавыш бирү көннәрендә үзләренең фактик урнашу урыны буенча сайлауларда катнашырга теләк белдерүләре турында КФҮ офислары һәм территориаль сайлау комиссияләре аша гариза биргән.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 13 сентябрьгә кадәр күп функцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссияләрендә, дәүләт хезмәтләренең федераль порталы www.gosuslugi.ru аша бирергә мөмкин . Участок сайлау комиссияләре «Мобиль сайлау» технологиясе буенча гаризаларны кабул итүгә 8 сентябрьдән керешәчәкләр.

Гариза биргәндә гражданин тавыш бирергә планлаштыра торган сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Әгәр ул республика чикләрендә булса, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтының «Үз сайлау участогыңны табарга» бүлегендә яки Telegram социаль челтәрендәге республика Үзәк сайлау комиссиясе чат-боты аша «Минем сайлау участогым» бүлегендә үзең өчен иң уңайлы урынны сайларга мөмкин. Гариза биргәннән соң, сайлаучыларның әлеге мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса