Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казанда мөселман киносы фестивале 50 фильм тәкъдим итәчәк

5-10 сентябрь көннәрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

Оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 45 иленнән 584 гариза кабул ителде. Сайлап алу комиссиясе тарафыннан төрле номаницияләрдә 50 фильм сайлап алынды. Һәр номинациядә Татарстанның бер тасмасы бар.

Фестивальдә Россия, Франция, Испания, Кытай, Бельгия, Япония, Катар, Болгария, Алжир, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән фильмнар күрсәтеләчәк.

Быел тулы метражлы фильмнарның төрле конкурс программасы барлыкка килде, ул чикне узу, чик буе халәтендәге тормыш тарихы, чит кешеләрне кабул итү  тарихын үз эченә ала. Гадәттәгечә, Иран һәм Төркиядән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан бик күп эшләр җибәрелгән иде.

Фестивальнең шорт-листына эләккән тасмаларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Судья кәнәфиләрен Эльчин Мусаоглу (жюри рәисе, Әзербайҗан), Жер Аммади (Марокко), Гаджр Якуб (Швеция), Алмохаммәд Калхом (Сирия), Бахыт Каирбәков (Казахстан), Валерия Байкеева (Россия), Камал Сваруп (Һиндстан), Саед Неджати (Иран), Селим Байрактар (Төркия), Ашраф Дали (Мисыр) биләячәк.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр проект Григорий Нахапетов "Чингиз Айтматов. Дни и века" фильмы белән ачылачак.

"Картина Чыңгыз Айтматовның билгесез фактларын ачып бирә. Ләкин иң мөһиме, картина Айтматовның 1986 елда ук тикшеренү  форумында күтәрелгән тематикага: сәясәт, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең дөньяда барган  процессларга карашы, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында диалог урнаштыру өчен җаваплылыгы турында. Бу тема бүген дә бик актуаль", — дип сөйләде «Татар - информ»да узган матбугат конференциясендә «Татаркино» ТР ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова.

Айтуганова билгеләп үткәнчә, проект кысаларында беренче тапкыр региональ Кино базары узачак. Ул төбәк киностудияләре, дистрибьютор компанияләре вәкилләрен, бәйсез кинематографистлар һәм төбәк кинематографы белән кызыксынучы продюсерларны җыячак.

Шулай ук мөселман киносы фестивале быел II Халыкара Кинопроектлар питчингы мәйданчыгы булачак.

"Беренче питчинг нәтиҗәләре буенча ике кинопроект тамашачыга барып җитте инде. Быел без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез.  Бүгенге көндә безнең 24 гариза бар", — дип билгеләп үтте Айтуганова.

Шулай ук кинофестиваль көннәрендә традицион эшлекле программалар, мастер-класслар, панель дискуссияләр, кинофестиваль-партнерлар өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы һәм башка чаралар оештырылачак. Параллель программада Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты булачак.

Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарында («Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында) кызыл келәмнән узачак танылган артистлар катнашачак. Фестивальдә катнашучы фильмнарны күрсәтү «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында узачак.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса