Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

175нче мәктәптәге фаҗига турында психолог Гарифуллин: укытучылар психотерапевт та булырга тиеш

Казанның 175 нче гимназиясендә атуга бәйле хәл укытучыларны һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен Россия мәктәпләрендә укытыла торган материалны яңадан карарга мәҗбүр итәргә тиеш.

Ул чын тормышта булган хәлләргә туры килергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ»  корреспондентына КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин хәбәр итте.

«Бу хәл хәзер балаларыбызның интернетта белүләре һәм аларга мәктәптә биргән белемнәр арасында бик зур аерма булуын күрсәтә. Моны танырга һәм аңларга кирәк. Педагоглар дөньядагы чынбарлыктан калышмаска тиеш. Нәтиҗәдә, укытучылар психолог һәм психотерапевтларга әйләнергә, тиешле әдәбиятны укырга тиеш", - диде Гарифуллин.

Психолог фикеренчә, хәзер атучының корбаны булган балаларның стравматик  стрессы бар. Бу этапта аларга үзләрен янә якланган җәмгыять вәкилләре итеп тоярга ярдәм итәрлек белгечләр ярдәме кирәк. Балаларга мондый ситуацияләрнең сирәк булуын, ә система мондый күренешләрне булдырмау өчен эшли, дип аңлатырга кирәк.

Балаларын югалткан ата-аналарга да шундый ук ярдәм кирәк. Бүгенге көндә якыннарының кайгыртучанлыгы, шулай ук аларга башка эшләрдә ярдәм итү мөһим. Югыйсә җәмгыятьтән изоляцияләнгәнлек хәсрәт белән очрашкан ата-аналарда инфарктлар һәм инсультлар сәбәбе булырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч.

 Казанның 175 нче гимназиясендә ату очрагы турында хәбәр иткән идек. Һөҗүм нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды-җиде бала һәм укытучы, 21 зыян күрүче хастаханәгә урнаштырылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса