Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларны 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары өчен тавыш бирергә чакыралар

Республикада 30 майга кадәр 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм ишегаллары өчен тавыш бирү, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе һәм «Урам» экстрим-паркы буенча сораштыру дәвам итә.

Тавыш бирү дүрт тематик блоктан тора, беренчесе җәмәгать киңлекләренә багышланган. Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.

Ишегалды мәйданчыклары өчен тавыш «Безнең ишегалды» республика программасын раслаганда исәпкә алыначак. Киләсе елга топ-200 урынына 4758 йорт дәгъва итә. Бу рейтингка кермәгәннәр 2024 елга кадәр төзекләндереләчәк.

Сорауларның өченче блогы – Казансу елгасын үстерү стратегиясенең өстенлекләре турында. Исегезгә төшерәбез, концепция уникаль экосистема булдыруны һәм гомуми мәйданы 1536 га булган 12 паркны төзекләндерүне күз алдында тота. Шунысы мөһим, проект буенча казанлылар гына түгел, республиканың башка почмакларында яшәүчеләр дә үз фикерләрен әйтә алачак. Башта сораштыруда катнашучыларга бөтен территориягә карата гомуми сорауларга җавап бирергә туры киләчәк, ә аннары – «Казансу буенда бакчалар», «Манзара», «Рус-Немец Швейцариясе», «Спорт паркы»һәм аның составындагы «Савиново паркы» парклары буенча. Тавыш бирү йомгаклары буенча җыелган тәкъдимнәр проектларны формалаштырганда архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак.

Ахырдан татарстанлыларга Казанда узган елның җәендә ачылган «Урам» экстрим-паркын төзекләндерү һәм үстерү буенча фикер белдерергә туры киләчәк.

 26 апрельдән 30 майга кадәр берничә мәйданчыкта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, «ТР хезмәтләре» кушымтасында тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса