Ул үзенең инстаграмында бу турыда хәбәр итте.
«Карагыз әле, татарча нинди открыткалар чыга башлаган икән Казанда. Әлеге проектны "Хатлар йорты" белән берлектә "Татмедиа" агентлыгы тормышка ашыра. Рамазан ае уңаеннан биредә мөселман тематикасы белән бәйләп хатлар ясаганнар. Миңа калса, бик уңышлы килеп чыккан. Кардәшләргә җылы сүзләр юллагыз! Открыткаларны www.hatlar.ru кибетендә сатып алырга мөмкин», - дип язган Татарстан мөфтие үзенең инстаграмында.