Татарстаннан 183 меңнән артык бала җәй көне балалар лагерьларында ял итәчәк
Санитар-эпидемияләргә каршы комиссия карары белән, әлеге төбәкләрдә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан балаларының Краснодар крае, Кырым республикасы, Марий-Эл республикасының балалар сәламәтләндерү лагерьларына барулары рөхсәт ителде.
«2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 183 меңнән артык татарстанлы ял итәчәк. Программа кысаларында 55 721 юллама республика бюджеты акчалары хисабына тулысынча тәэмин ителәчәк, барлыгы 564,4 млн. сум, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала,», - дип хәбәр иттеләр ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгыннан.
«Без эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасының гамәлдәге механизмын кулланабыз. Гражданнарга чыгымнарның бер өлешен кайтарабыз. Ата-аналар яки аларның вәкилләре акчасыз исәп — хисап буенча балалар лагерена юллама сатып ала һәм аның бәясеннән 50% ын "Мир" түләү системасы аша ала алачак»,-дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
Хөкүмәт бәяләвенчә, путевка бәясенең яртысын кире кайтарудан 357 мең баланың ата-анасы файдаланачак. Бюджетта әлеге түләүләргә 5 млрд. сум резервланган инде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту дәвам итә. «Җәй – балаларга» программасы ярдәмендә ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял итү инфраструктуралары барлыкка килә.
Яшел Үзән районында «Чайка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Лаеш районында - «Звездный», Казанда «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере, Биектау районында «Солнышко», Зәй районында «Йолдызлык», Яңа Чишмәдә «Факел» , Әгерҗе районында «Алмалы», Кама Тамагы районында «Аргамак» һәм Түбән Кама районында «Кама Артек» спорт-сәламәтләндерү лагерьларында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа