Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре республика беренчелегендә дә сынатмады

24-25 гыйнвар көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Бу ярышларда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләреннән килгән көрәшчеләр катнашты.

Әлмәт шәһәре данын Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең тугыз тәрбияләнүчесе тәкъдим итте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп  Әлмәткә ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар.

1 нче урынга 55 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Роман Зырянов һәм 89 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Михаил Сабаев лаек дип табылды.

2 нче урынны 67 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов һәм 97 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Сергей Надежин  лаек дип табылды.

3 нче урынга 63 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Артур Сөләйманов ия булды.

 

Егетләр грек-рим көрәше буенча тренерлар Э.Гаджиев, Э. Джанвелян, Д.Корнилов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Фото:https://www.instagram.com/olympik_sports_school/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса