Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр 10 нчы Казан марафонында катнашты

Катнашучылар 42,2 км, 21,1 км, 10 км, 3 км дистанциясендә йөгерде.

Бу ел саен төрле шәһәрләрдән һәм хәтта илләрдән катнашучыларны җыя торган вакыйга: 42,2 км, 21,1 км, 10 км, 3 км, шулай ук балалар өчен TimerKids һәм TimerBaby йөгерүләре Казанда узды.

Меңләгән спортчы  2024 елның 12 маенда Казанда унынчы тапкыр TIMERMAN сериясенең Казан марафонында катнашты. Арада әлмәтлеләрнең хәтсез булуы да сөендерде. 

 Перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Кирилл Романович Булатов егерме бер километр йөгерде.

Старт вакытында бик салкын, сигез градус тирәсе иде, ләкин аяз һәм коры һава торышы тиз йөгерү өчен идеаль шартлар тудырды, дип катнашучылар.

 

Чарада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты. Аның 21 км йөгергәнен хәбәр итәләр. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса