Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре җиңүләре

Спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

10-11 нче майда Зәйдә ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Шамил Сәлахов истәлегенә көрәш бәйгесе узды. Ярышларда 14 командадан көрәшчеләр бил алышты. Алар арасында Әлмәт көрәшчеләре дә бар иде. Яшь батырлар матур көрәш күрсәтеп, призлы урыннар яулап яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Шулай ук май аенда Әлмәтнең яшь буын көрәшчеләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган, Баулы шәһәрендә узган көрәш ярышларында да уңышлы катнаштылар. 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса