Турнирда Россиянең 34 төбәгеннән 215 спортчы катнашты.
15-21 октябрьдә Тольятти шәһәрендә бокс буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Әлмәттән Бормотов Артем көмеш медаль яулады.
Турнирда Артем дүрт көрәш үткәрә һәм финалда гына Мәскәүдән килгән көндәшенә судьяларның аерым карары белән җиңелә.
Тренерлары: Низамеев Р. Р., Бормотов С. А.