Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

Беренче булырга максат куеп Әлмәт командасы көрәшчеләре 20 нче октябрьдә Казанга юл тотты.

Башкалада 2005-2006 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Федерация Кубогына Татарстан беренчелеге узды. Аңарда 28 команда катнашты.

Өметле яшьләребез ярышларга барганда ук тренерларына : "Беренче булабыз, җиңәбез",- дип әйткәннәр. Куйган максатларына ирешергә дә насыйп булган! Әлмәт командасы чемпион! Яшь батырлар әлеге ярышларда үзләренең иң көчле команда исеменә лаек булуларын кабат дәлилләделәр! Егетләр матур көрәш, оста алымнар күрсәттеләр. Болар барысы да аларның остазлары белән бергә алып барган тырыш хезмәтләренең нәтиҗәләре. Чемпионнарның тренерлары, үз эшләренең чын осталары - Ильяс Билалов, Рузиль Ганиев, Руслан Нургалиев, Фәнил Минһаҗев, Эдуард Халяфутдинов.

"Команда составында Гиниятуллин Руслан, Гараев Алмаз, Сарваров Нияз, Шәйхуллин Ильнар, Агаларов Чингиз, Булат Москов, Сөләйманов Аюп, Харрасов Ильяс, Румиль Семкичёв көрәштеләр. Ярышлар диварга дивар принцибы белән үткәрелде. Беренче әйләнештә Буа командасын 7:2 нәтиҗәсе белән җиңдек, икенче әйләнештә Зәй көрәшчеләрен 9:0 белән җиңдек, аннан соң бер круг буш калдык, дүртенчесендә Мамадышны 7:2 ңәтижәсе белән оттык, финалда Кукмараны 9:0 ңәтижәсе белән җиңдек. Ярышларга барганда егетләр беренче булабыз, беренче урын яулыйбыз дип макстан куйган иделәр. Матур көрәштеләр. Мондый өметле яшьләребез булуы сөендерә. Әлмәт командасы тарихында беренче тапкыр бу беренчелекне, диварга дивар ярышларын оттык. Моңа хәтле икенче, өченче урында идек. Быел тарихка кереп калдык. ",- дип уртаклашты Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев.

Афәрин, егетләр! Булдырасыз!

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса