Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ярыммарафон узды

8.30 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараеннан 5 мең укучы старт алды.

Бүген, 10 сентябрьдә, Әлмәттә 3, 10 һәм 21 км дистанцияләрдә ярыммарафон узды, аның максатлары-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә спорт казанышларының үсешен стимуллаштыру.

 3 км дистанциягә йөгерү өчен йөгерүченең яше 11 яшьтән ким булмаска тиеш, 10 км дистанциягә – 16 яшьтән ким булмаска тиеш, ә 21 км дистанциягә – 18 яшьтән ким булмаска тиеш.

Шулай ук дистанцияләрне үтү өчен вакыт лимитлары куелган: 3 км 30 минутта, 10 км сәгать ярымда, 21 км 3 сәгатьтә йөгерергә кирәк. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә.

Балалар арасында 3 кмга беренче йөгерү 8.30 сәгатьтә, 10 һәм 21 кмга икенче йөгерү 10.00 сәгатьтә старт алды.

Чараның барлык шартларын үтәгән укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.

"Мәктәп укучылары бер миль йөгереп, беренче беләзек алдылар, ә бер атнадан соң макулатура, батареялар алып киләләр шул чакта аларга 2 нче беләзек тапшырылачак. 2 беләзек булган  балалар истәлекле бүләкләр алачак. Ләкин монда иң мөһиме – сәламәтлек темасы!"-дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, ул үзе дә җиңел атлетика чарасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса