Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алина Заһитова: «Татнефть» командасында булуыма бик шатмын»

Легендар фигурист, дөньяда фигуралы шуу буенча иң популяр кешеләрнең берсе Алина Заһитова «Татнефть»нең бренд-амбассадоры булды.

25 апрель көнне Заһитова Әлмәткә яшь фигуристлар белән мастер-класс үткәрү өчен килде. Яшь фигуристлар белән күнегүләр вакытында данлыклы спортчы бозда берничә элемент күрсәтте. Ул бик теләп киңәшләр бирде һәм яшь коллегаларына ярдәм итте. Алар өчен кумирлары белән очрашу-шөгыльләрен дәвам итү  өчен бик яхшы мотивация.

"Татнефть" командасында булуыма бик шатмын. Татарстан минем өчен аерым урын алып тора. Мин монда үстем, беренче тапкыр тимераякка бстым, - дип уртаклашты чемпион. - Татарстанда алган тәҗрибәм миңа Олимпия чемпионы булырга мөмкинлек бирде. "Татнефть" балалар спортын үстерүгә зур игътибар бирә һәм мин компания белән бергә бу эштә катнаша алуыма шатмын".

«Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин сүзләренчә, Алина Заһитова - иң популяр һәм талантлы спортчы кызларның берсе, ил тарихында фигуралы шуу буенча дөньякүләм титулларны яулаган бердәнбер фигурист.

"Үсеп килүче буын өчен ул спорт ныклыгы һәм профессионализм үрнәге булып тора. Аның лидерлык сыйфатлары һәм тәҗрибәсе безгә иҗади, акыллы һәм аңлы кешеләрнең яңа буынын тәрбияләргә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Шәфигуллин.

Алина Заһитова Россия тарихында бердәнбер һәм дөнья тарихында \ фигуралы шууда (Зур шлем) барлык титулларны яулаган икенче ялгыз фигурист. Ялгыз шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) Чемпионы, Гран-при финалы җиңүчесе (2017), Россия чемпионы (2018), команда ярышларында 2018 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, Европа чемпионатының (2019), Гран-при финалының (2018) һәм 2017 елгы Россия чемпионатының көмеш медаль иясе. Өлкәннәр дәрәҗәсендәге барлык төп стартларда, шулай ук юниорлар шуу буенча барлык титулларда җиңүгә ирешкән иң яшь фигурист.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса