Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә быел триатлон уздыру датасы билгеле булды

Онлайн теркәлү 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

2023 елгы Әлмәт триатлонына теркәлү башланды. Ярышлар 10 июньдә узачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Стартта катнашучыларны күлдә йөзү, рекреацион зонада велосипед һәм йөгерү этаплары көтә.

Ярышлар кысаларында Sprint һәм Sprint Relay форматы ачык. Sprint теләсә кайсы триатлон сөючегә, Sprint Relay өч кешелек катнашучылар төркеменә туры киләчәк. Ә иң яшь катнашучыларның Timerkids йөгерешендә 300 метр, 600 метр һәм 1 км дистанциягә йөгерү мөмкинлеге бар. 

Триатлон буенча чараларда катнашу өчен Россиянең триатлон федерациясе  лицензиясе таләп ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса