Әлмәттә узган каратэ буенча республика ярышларында 250 яшь спортчы катнашты
Спротчылар арасында кызлар да бар.
27 март көнне «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында каратэ буенча "Балалар лигасы "республика ярышлары булып узды. Спорт чарасында Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән спортчылар, барлыгы 250 кеше, шул исәптән 60 кыз катнашты. Безнең команданы тренер Виталий Дмитриевич Корноухов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.
Ярышлар сайлап алу этабы булып тора һәм призерларга киләчәктә дә иң яхшылары исемен югары дәрәҗәдә якларга туры киләчәк.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең өч призлы урыныбыз бар:
-Корноухова Эмилия
- Моталлапова Гөлназ
- Йосыпова Аделия
Призерларны һәм тренерны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа