Әлмәтле бокс буенча Татарстан чемпионатында җиңү яулады
Спорт

Әлмәтле бокс буенча Татарстан чемпионатында җиңү яулады

Чарада бөтен республикадан 100дән артык спортчы катнашты.

9-13 февральдә Казан шәһәрендә 2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Әлмәт дәүләт нефть институтының 2 курс студенты Тимур Арсланов 75 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды.