Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә җиңү яулады

Ярышлар 2022 елның 21-22 гыйнварында Киров шәһәрендә узды.

Әлмәт грек-рим стилендәге көрәшчеләр 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә шәһәребезгә алтын һәм көмеш медальләр алып кайттылар.


Беренчелек өчен көрәштә Идел буе федераль округының әлеге яшь категориясендәге 250 иң көчле спортчысы  катнашты.


Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Әлмәт шәһәрен җыелма команданың алты спорчысы тәкъдим итте.


71 кг авырлык категориясендә Мадумаров Самандар җиңүче булды. 
Кәримов Ибраһим көмеш медаль яулады.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын Гаджиев Эдуард Әмир улын, Корнилов Данил Степановичны һәм Джанвелян Эдуард Альберт улын җиңүләре белән котлыйбыз, Самандар һәм Ибраһимга Россия Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез!!! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса