29 июньдә Казан шәһәрендә «КАИ Олимп» спорт комплексы базасында «Өченче буын» пенсионерларның республика спартакиадасы узды
Спорт бәйрәмендә бөтен республикадан 12 команда катнашты, Спартакиада 6 спорт төре буенча узды.
Өлкән яшьтәгеләр җиңел атлетика, өстәл тенисы, ядрә белән ату, йөзү, дартс, катнаш эстафетада үз көчләрен сынадылар.
Шулай ук һәр катнашучының ГТО нормаларын үтәү мөмкинлеге бар иде.