Әлмәт районында "Спорт наркотикларга каршы" чарасы узды
Спорт

Әлмәт районында "Спорт наркотикларга каршы" чарасы узды

Чара наркотикларга каршы булган акция кысаларында узды.

18 июнь көнне Габдрахман авылының спорт-сәламәтләндерү үзәгендә  11-17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында кроссфит буенча ярыш узды.

Катнашучылар герләр, штангалар белән төрле күнегүләр ясадылар. 

11-13 яшьлекләр арасында призлы урыннарны алдылар:
1 урын-Исмагилов Ренас
2 урын-Мотагиров Дамир
3 урын-Исмагилов Раян

13-15 яшьлекләр арасында  җиңүне Мотагиров Тимур яулады.

15-17 яшьлекләр арасында 1 урында Ибляминов Айдар, 2 урынны Семкичев Румиль яулады.