Әлмәттә урам бадминтоны турниры узды
Анда һәвәскәрләр һәм профессиональ уенчылар көчләрен сынады.
Мондый форматтагы чара Татарстан республикасында беренче тапкыр старт алды һәм "Татнефть" ярдәме белән узды.
Турнирда профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашты.
Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда AirBadminton дисциплинасы кагыйдәләре нигезендә үткәрелде.
Чарада 35тән артык кеше катнашты.
Барлык катнашучылар да истәекле бүләкләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа