Әлмәт районында юл һәлакәтендә кеше үлгән
Юлларда

Әлмәт районында юл һәлакәтендә кеше үлгән

30 сентябрьдә Әлмәт – Азнакай юлында кичке сәгать 7 дән соң юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

ЛАДА ГРАНТА машинасын йөртүче 35 яшьлек ир-егет Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән.

Билгеле булганча, 1959 елгы ир-атта яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук вафат булган.