Олы яшьтәге хатын-кыз юлны тиешсез урында аркылы чыкмакчы булган.
Әлмәт районында фаҗига булды. 78 яшьлек пенсионер хатын-кызны бәрдереп үтергәннәр. Honda руле артында 73 яшьлек өлкән яшьтәге ир-ат утырган. Татарстан дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, пенсионер хатын-кыз юлны тиешсез урында чыкмакчы булган.
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе